Нурлат балалары юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүдә көч сынашты

2021 елның 12 октябре, сишәмбе

14 нче номерлы «Әкият» балалар бакчасы автошәһәрчеге базасында юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалау буенча юл йөрү кагыйдәләре  квест-уенының гомумшәһәр финалы узды.

Балалар өчен геройлар белән кызыклы программа әзерләделәр. Балаларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен «Светофор» һәм «Шапокляк»геройлары тикшерде. Алар балаларга төрле биремнәр әзерләгән иде.

Чара барышында балалар юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен күрсәттеләр, транспорт чаралары төрләре, светофор сигналлары һәм юл билгеләре турында белемнәрен ныгыттылар.

Финалда конкурсның җәйге этапларында җиңүчеләр «Алтын балык», «Шатлык», «Родничок», «Камыр-Батыр” балалар бакчалары командалары очрашты.

 

Конкурсларны «Юл хәрәкәте иминлеге» Нурлат территориаль учреждениесенең профилактика бүлеге начальнигы Гөлфия Гималтдинова бәяләде.

Балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белүләрен күрсәтте.

Финал этабында «Камыр-Батыр» балалар бакчасы командасы җиңде, икенче урында «Алтын балык» балалар бакчасы, өченче урында «Шатлык» һәм «Чишмәкәй» балалар бакчалары.

Барлык катнашучыларга да «Әкият» балалар бакчасыннан медальләр һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча ЮХИДИ бүлегеннән бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International