«Форпост» оешмасы активистлары һәм яшьгвардиячеләр узган ялларда өмәгә чыкты.
"Чиста яр" акциясе кысаларында алар Тарн-Варн бистәсендәге сулык территориясен чистартты. Берничә сәгать дәвамында 13 кеше ярны тәртипкә китерде, күп чүп-чарны җыйды.
«Без мондый өмәләрне даими үткәрәбез. Кызганычка каршы, нурлатлыларның барысы да табигать кочагында ял иткәннән соң чүп-чарны җыештырмый. Без биредә тәртипне күзәтеп торырга тырышабыз”, - дип билгеләп үтте “Яшь гвардия"нең Нурлат бүлекчәсе җитәкчесе Резеда Елауркина.