2021 елгы сезон Кубогына шикәрчеләр микрорайонының «Спартак»командасы ия булды.
Бүген предприятие һәм оешмаларның эшче яшьләре командалары арасында Нурлат районы Кубогына футбол буенча финал уены узды. Финалда районның иң көчле командалары – «АТП» һәм «Спартак» (шикәрчеләр микрорайоны) район чемпионатында җиңүчеләр очрашты. Уен җанатарларга бик күп якты һәм дулкынландыргыч мизгелләр бүләк итте. Нәтиҗәдә, 3: 0 исәбе белән Спартаклылар җиңү яулады. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу команданың район Кубогында беренче җиңүе.
«Ышанычлы җиңүне бөтен командабызның бердәмлеге нәтиҗәсендә яуладык дип уйлыйм. Җанатарлар да көчле ярдәм күрсәтте. Өстәвенә, безнең микрорайонда футбол бай тарихка һәм гореф-гадәтләргә ия. Безнең янәшәбездә элек җирле команда өчен уйнаган, «Спартак» дип аталган ветераннар бар, – дип билгеләп үтте команда капитаны Николай Огонев.
Кубок, район чемпионаты җиңүчеләрен бүләкләү, гомумән алганда, быелгы футбол сезонына йомгак ясау киләсе атна ахырына планлаштырылган.