Зәйдә ГТО җәйге фестиваленең зона туры узды.
Нурлатлылар командасы монда икенче урынны яулады.
Уртак уңышка Виктор Доркин, Сабина Бәширова, Рәдиф Бәширов, Виктория Ксенофонтова, Дарья Белова, Эмиль Галләмов, Михаил Белов һәм Анатолий Григорьев зур өлеш кертте. Район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлегендә хәбәр итүләренчә, алар барысы да яхшы нәтиҗәләр күрсәткән.