Төрнәстә яшәүче Лизуновлар гаиләсендә умартачылык традицияләре буыннан-буынга тапшырылып килә.
Константин - гаилә династиясенең дүртенче буыны вәкиле. Кайчандыр умартачылык белән карт бабасы шөгыльләнгән, аннан тәҗрибә һәм күнекмәләрне бабалары, соңрак әтисе кабул итеп алган. Хәзер инде әлеге эшне Константин һәм аның тормыш иптәше Светлана дәвам иттерә.
Умартачылык – шактый нечкә һәм катлаулы шөгыль. Биредә күп нәрсә еллар буена тупланган тәҗрибә белән килә. Бары тик бөтен нечкәлекләрен белеп, әлеге һөнәрне ихлас яратып эшләгәндә генә ниндидер уңышка өмет итәргә һәм алга таба үсү турында уйланырга була. Лизуновлар исә бер урында гына тормый, эзләнә, үзләре өчен яңа юнәлешләрне үзләштерүгә дә кыю алына.
– Моннан өч ел элек умарта кортларының токымнарын алыштырдык. Элегрәк нигездә Карника һәм Урта рус токымлыларын тота идек. Хәзер тулысынча Бакфостка күчтек, – ди Константин Олегович.
– Немец токымлы әлеге кортларны Белоруссиядән кайтарттык. Һәм бүген алардан бик канәгатьбез. Чөнки кортлар бик тыныч булулары белән аерылып торалар. Икенчедән, җитештерүчәнлекләре дә күпкә югарырак. Моның нәтиҗәсе исә – мул уңыш. Быел күп кенә умартачылар корылык аркасында бал күпкә азрак булды дисәләр дә, Лизуновлар, киресенчә, елдан бик канәгать калганнар.
– 7 тоннадан артыграк бал аерттык, – дип сүзен дәвам итә әңгәмәдәшем.
– Безнең умарталыгыбыз урманда урнашкан, янәшәдә генә елга, сазлыклы урыннар, су астында кала торган болынлыклар күп. Бу да йогынты ясагандыр, мөгаен. Бүгенге көндә 120 умарта оялары бар. Лизуновлар бал сату белән бер вакытта, яшь умарталар һәм корт аналары үрчетеп сату белән дә шөгыльләнәләр әле. Болары да балдан кергән төп керемгә яхшы ук өстәмә булып тора. Алга таба да төрле юнәлешләрдә эшләп, шәхси ярдәмче хуҗалыкларын тагы да үстерергә дигән ниятләре дә юк түгел. Бу көннәрдә гаилә умарталыкны кышкыга әзерләү белән мәшгуль. Ә балны “Урман умартачылыгы” бренды астында, нигездә, ярминкәләрдә саталар. Узган атнада гына Казан ярминкәсендә дә булып кайттылар. Башкала халкы Нурлат якларыннан алып килгән карабодай, юкә балларын аеруча яратып алган. Балның ничәмә-ничә төрле авырудан сихәте бар икәне билгеле бит, урман куенында урнашкан умарталыктан килгәненеке бигрәк тә.