Нурлат районы башлыгы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлый

2021 елның 10 октябре, якшәмбе

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы һәм агросәнәгать комплексы хезмәтчәннәре, кадерле ветераннарыбыз!

Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан иң ихлас котлауларымны кабул итеп алыгыз. Бу тармак хезмәтчәннәре – җирне яратучы, авыр физик эштән курыкмаучы, үз һөнәрләрен бөтен күңелләрен һәм тырышлыкларын куеп башкаручы үзенчәлекле кешеләр. Бүгенге бөтен дөньяны биләп алган катлаулы эпидемиологик шартларда без алар хезмәтенең никадәр мөһим һәм кирәк булуын тагы да тирәнрәк аңлыйбыз. Авыл хуҗалыгы районыбыз икътисадында саллы өлеш алып тора. Быелгы ел тармак хезмәтчәннәрен янә зур сынаулар алдына куйды. Әмма, шуңа да карамастан, сез ару-талуны белмичә эшләп, басу-кырлардан игеннәрне вакытында җыеп алдыгыз, кышка җитәрлек азык запасы тупладыгыз, киләсе ел уңышына ныклы нигез салдыгыз. Бәйрәм уңаеннан бар гомерләрен авыл хезмәтенә багышлаган ветераннарга аерым рәхмәт сүзләре һәм җылы теләкләремне җиткерәсем килә. Сез районның авыл хуҗалыгы тармагы үсешенә үзегездән лаеклы өлеш кертүегез белән чын-чынлап горурлана аласыз. Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре! Туган җиргә тугрылыгыгыз, иңнәрегезгә алган авыр һәм җаваплы һөнәрегезне намус белән башкаруыгыз өчен зур рәхмәт сезгә! Үзегезгә һәм гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, йортларыгызга бәрәкәт телим. Тормышыгыз шатлык-сөенечләр белән тулып торсын, табыннарыгыз һәрчак мул булсын!

Алмаз Әхмәтшин, Нурлат муниципаль районы һәм шәһәре башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International