Нурлат районында "Урманны саклыйк" Бөтенроссия акциясе кысаларында Урман утырту көне узды.
Район Башкарма комитеты һәм район Советы хезмәткәрләре район Башлыгы урынбасары Линар Маняпов җитәкчелегендә «Кондырча» ландшафт паркы территориясендә 120 төп чыршы утыртты.
"Бүген агач утырту акциясе бөтен район буенча уза, авыл җирлекләрендә ул фельдшер-акушерлык пунктлары территорияләрен яшелләндерүгә юнәлдерелгән, – диде Линар Нурисламович.
- Шәһәрдә эшне беренче чиратта төзелеп килүче «Кондырча» паркы территориясендә оештырдык, ул яңа агачлар утыртуга һәм төзекләндерүгә аеруча мохтаҗ. Акцияләрне көтмичә, ел саен яз һәм көз айларында, кечкенә генә уңайлы һәм матур шәһәр яшеллеккә күмелсен өчен, агачлар утыртырга кирәк, әлеге эшчәнлек экологик планда да зур роль уйный».
«Кондырча» территориясендә чыршы үсентеләрен ландшафт паркын яшелләндерү өчен махсус эшләнгән агач утырту схемасы буенча утырттылар. Ә утырту процессын «Нурлат урманчылыгы» һәм «Нурлат урман хуҗалыгы» хезмәткәрләре күзәтте. «Кондырча» паркына утырту материалы буларак, каен, юкә һәм тирәкләр, шулай ук экологик акция узган авыл җирлекләре һәм Гагарин исемендәге шәһәр паркы өчен дә нәкъ менә алар тәкъдим ителде.
"Питомникларда чыршы үсентеләре 8-9 еллыклар, тамырларда дым бар, тамырлары нык, шуңа күрә алар проблемасыз үсәр дип өметләнәбез, – диде Восход участок урманчылыгының участок урманчысы Илдар Йосыпов.
- Хәзер иң мөһиме, утырту вакытында аларны тыгызрак итеп, ныгытып утыртырга, 1-2 атна дәвамында су сибәргә кирәк".