15 октябрьдән Бөтенроссия халык санын алу кампаниясе башланып китәчәк. Ул илебездәге беренче цифралы сан алу булачак. Халык санын алу быел оештырылса да, сан алучыларның экипировкаларында һәм барлык видеороликларда да ул Бөтенроссия халык санын алу-2020 исеме белән билгеләнәчәк. Чөнки, билгеле булганча, әлеге сан алу әле узган елда ук булырга тиеш иде бит һәм, мәгълүм сәбәпләр аркасында, аның сроклары берничә тапкыр күчерелде. Россиядә исә халык санын алу 10 елга бер тапкыр бердәм дәүләт статистикасы алымнары буенча уздырыла һәм аның барышында Россия территориясендә даими яшәүче, вакытлыча каядыр киткән һәм шулай ук вакытлыча яшәүче барлык кешеләр дә исәпкә алыначак. Быелгы сан алу тарихка цифралы форматта уза торган тәүге кампания булып кереп калачак. Димәк, бу юлы сан алучылар өйләргә кәгазь бланклар белән түгел, ә планшетлар белән барачак һәм барлык мәгълүматларны да шунда теркәп куячак. “Аврора” операция системасы һәм махсус программа урнаштырылган әлеге чаралар ярдәмендә электрон сан алу кәгазен тутырып һәм мәгълүматларны оператив рәвештә федераль дәрәҗәгә дә юллап булачак. Районның дәүләт статистикасы бүлегендә яңача эшләү зур кыенлыклар тудырырга тиеш түгел, дип саныйлар. Чөнки сан алучылар планшетларны август аенда авыл хуҗалыгы микросан алуында сынап карадылар инде. Быелгы халык санын алуның тагы бер яңалыгы – анда электрон юл белән катнашу мөмкинлеге.
– 15 октябрьдән 8 ноябрьгә кадәр РФ Дәүләт хезмәтләре порталында стандарт яки расланган исәпкә алу язмасы булган һәркем сан алуда электрон катнаша ала, – ди Нурлат шәһәренең дәүләт статистикасы бүлеге җитәкчесе Сирень Садыйкова.
– Шунысын да әйтәсем килә, порталдан кулланучы бер кеше электрон сан алу кәгазьләрен үзе өчен генә түгел, үзе белән бер йортта яшәүче башка кешеләр өчен дә тутыра ала. Соңрак аның шәхси кабинетына раслаучы уникаль код җибәреләчәк. Сан алучы килгәч, шуны күрсәтү дә җитә. Сан алучылар исә йортлар буйлап 18 октябрьдән йөри башлаячак.
– Районда сан алуны оештыру өчен 16 сан алу, 97 исәпләү участогы оештырыла. Шулай ук Күпфункцияле үзәктә тагы бер стационар участок та булачак. Теләге булганнар 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр бирегә яки сан алу участокларына үзләре килеп тә сан алуда катнаша ала, – ди Сирень Рәисовна. Сан алу барышында нинди сорауларга җавап бирергә туры киләчәк соң? Сорауларда әлләни зур үзгәрешләр юк. Алар кешенең җенесе, яше, гражданлыгы, белем дәрәҗәсе, милләте, мәшгульлеге, гаилә хәле һәм башкаларга кагылышлы. Ә менә хезмәт миграциясе һәм яшәү чыганаклары турындагылары әле яңа гына кертелгән.
– Әмма бер сан алучы да сездән документларыгызны сорамаячак, паспорт мәгълүматлары, хезмәт хакыгызның күләме, акчаларыгыз, банк карталарыгыз белән кызыксынмаячак. Шуңа да өегезгә килгән сан алучыдан иң беренче чиратта таныклыгын һәм паспортын сорарга онытмагыз, – дип кисәтә Сирень Садыйкова.