Нурлатның яшь спортчылары унлап медаль яулады

2021 елның 9 октябре, шимбә

Г. Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбенең көрәш бүлегендә шөгыльләнүче 2008-2010 елларда туган егетләр һәм кызлар, Базарлы Матакта билбау көрәше буенча республика турнирында катнашып, төрле дәрәҗәдәге медальләр яулады.

Данияз Сәлахов, Азат Кыямов һәм Никита Хурастеев ярышларда 1-нче, Риназ Йосыпов, Эмирула Сазонов, София Хурастеева – 2-нче, Станислав Кириллин, Илдан Бикташев, Рәис Гыймадиев – 3-нче урыннарны алды.

Яшь спортчылар көрәш белән тренерлар Расих Сәмигуллин, Илсур Вәлиев һәм Илшат Әһлиуллин төркемнәрендә шөгыльләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International