Нурлат районы җитәкчеләре «Нурлат-информ» акциясенә кушылды

2021 елның 9 октябре, шимбә

Өлкәннәр декадасына һәм «Дуслык» («Дружба», «Туслах») газетасының 90 еллыгына багышланган «Сезнең белән 90 ел» акциясе дәвам итә.

Халыкара өлкәннәр көнендә Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин башлангыч биргән «Нурлат-информ» акциясен башка җитәкчеләр дә хуплады.

Шул ук көнне Бикүле авыл җирлегендә яшәүчеләргә район башлыгы урынбасары Линар Маняпов «Дуслык» газетасына язылуны бүләк итте.

Акцияне шулай ук район Советы депутаты, «Макойл» АҖ генераль директоры Дамир Ишкинеев һәм «Агропорт-хәләл» ҖЧҖ директоры Дамир Җамалетдинов та хуплады.

Без башка җитәкчеләрне дә безнең акциягә кушылырга чакырабыз, чөнки район сезнең ветераннарны ярты ел дәвамында иң яңа һәм кызыклы яңалыклар белән сөендерәчәк.

Исегезгә төшерәбез, бары тик 14 октябрьгә кадәр генә ташламалы бәядән язылырга мөмкин. Бу чорда язылу бәясе-702 сум 30 тиен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International