Нурлатта авыл хуҗалыгы ярминкәсе сезонлы продукциянең киң ассортименты белән шатландырды

2021 елның 9 октябре, шимбә

Кооператив урамында бүген иртәдән үк җанлану күзәтелде: биредә чираттагы сезонлы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Фермерлар, кооперативлар, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалыклар үз продукцияләрен тәкъдим итте. Нурлатлылар да үзләрен көттермәде, кайбер товарлар, әйтик, бәрәңге һәм ашлык артыннан чират ярминкә башланганчы ук барлыкка килде.

"Без иртәнге алтынчы яртыда идекк килдек инде, – дип фикерләре белән уртаклаштылар нурлатлылар Тәлгать һәм Руфия Габдрахмановлар.

 - Махсус бәрәңге алырга килдек, быел ул дефицит. Менә 300әр сумлык 10 чиләк сатып алдык. Узган еллар белән чагыштырганда, арзан түгел, әлбәттә, әмма канәгать калдык».

Кара Күлдән Әхмәтвәли һәм Минзәйнәп Мөхәммәдиевлар сатуга 15 чиләк бәрәңге алып килгәннәр, санаулы минутлар эчендә капчыклары бушап та калган.

"Безнең йорт янында Кондурча елгасы ага, җәй буе бәрәңге елга суы белән сугарылды, шуңа күрә корылыклы һава торышы уңышка зарар китермәде», – дип уртаклашты гаилә башлыгы.

Ярминкәдә сезонлы продукциянең зур ассортименты тәкъдим ителде: чөгендер, кишер, кабак, алма, суган. Моннан тыш, нурлатлылар сөт, ит һәм балык продукциясе, текстиль товарлары, бал, хәтта Урта Камышлыда шәхси эшмәкәр Хәсән Мәрзәбәков пешергән кайнар кабартмаларны да сатып ала алды.

Урта Чаллыдан ирле-хатынлы Ибраһим һәм Бибиҗамал Вәлиевлар ярминкәгә махсус килгәннәр.

"Бер генә ярминкәне дә калдырмыйбыз, – дип уртаклашты 81 яшьлек гаилә башлыгы.

 – Аның турында «Дуслык» газетасыннан укып белдек. Менә ит, балык, май сатып алдык. Бик ошый».

 

Сатып алучылар арасында өлкән буын вәкилләре бик күп иде. Өлкәннәр декадасы кысаларында алар өчен «Нурлат райпосы» ярминкәдә бушлай чәй табыны оештырды, ә “Форпост" әгъзалары ашлык салынган авыр капчыкларны, сатып алынган әйберләр тулы сумкаларны машинага яки автобус тукталышына кадәр алып барырга булышты.

Иртә таңнан ассортимент һәм бәяләр белән Нурлат муниципаль районы Башлыгы урынбасары Линар Маняпов та танышты. Ул сәүдә рәтләре буйлап узды, шәхси ярдәмче хуҗалыклар хуҗалары, фермерлар белән аралашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International