Якшәмбе көнне оешма - предприятиеләрнең эшләүче яшьләре арасында футбол буенча район Кубогы финалы узачак.
Финалда «АТП» һәм «Спартак» командалары очрашачак, уен 13.00 сәгатьтә Г. Хөсәенов исемендәге спорт паркы стадионында узачак.
Кубок ярышлары 19 сентябрьдә старт алды, уеннарда 5 шәһәр командасы – «Союз», «Тулпар», «Легион», «Спартак» һәм «АТП» командалары катнашты.