Нурлатның Халыклар дуслыгы йортында Укытучылар көненә багышланган тантаналы чара узды

2021 елның 9 октябре, шимбә

Дүшәмбе көнне Халыклар дуслыгы йортында Укытучылар көненә багышланган тантаналы чара узды. Виктор һәм Александра Беловлар менә берничә дистә ел инде һөнәри бәйрәмнәрен бергә билгеләп үтәләр.

 – Мәктәп безнең уртак язмышыбызга әверелде, чөнки булачак тормыш иптәшем белән без нәкъ менә биредә таныштык. Һәм 55 ел диярлек инде тормыш сукмагыннан кулга-кул тотынышып атлыйбыз, – дип сөйләде Александра Михайловна. Тәтеш педагогия институтын тәмамлаганнан соң, шәһәрнең 3нче мәктәбе бусагасын атлап кергән көнне ул бүгенгедәй яхшы хәтерли. Ул вакытта биредә лаеклы ялга чыкканчы эшләрмен дип уйламаган да булгандыр. Озак еллар дәвамында ул рус теле һәм әдәбияты укыткан. Тормыш иптәше Виктор Степанович та сайлаган һөнәренә тугры калган, әлеге мәктәптә физкультура укытучысы булып хезмәт куйган. Беловларның педагогик стажы икесенә бергә – 86 ел. Һөнәри бәйрәмнәре белән котлауларга өстәп бу көнне алар юбилейлары уңаеннан да ихлас теләкләр кабул иттеләр. Киләсе атнада Александра Михайловна – 75, Виктор Степанович 80 еллык юбилейларын билгеләп үтәчәкләр. Шуңа күрә сәхнәдән район башлыгы Алмаз Әхмәтшин тапшырган Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр аларга икеләтә сөенечле булды. Бәйрәм чарасында Алмаз Сәлимович үз котлауларын районның иң яхшы педагогларына юллады.

 – Бүген без иң мөһим һөнәри бәйрәмнәрнең берсен билгеләп үтәбез. Укытучы һөнәре һәр чорда да иң мактаулылардан саналган. Сез, педагоглар, балаларга белем биреп кенә калмыйсыз, укучылар, тулаем дәүләтнең киләчәгенә нигез саласыз. Сезгә сәламәтлек, озын гомер, уңышлар һәм гаилә иминлеге телим, – диде ул үзенең сәламләү сүзендә. Традиция буенча чара үсеп килүче буынны тәрбияләүдә уңышларга ирешкән педагогларны бүләкләү белән дәвам итте. Әлбәттә инде, бәйрәм көнендә педагогик хезмәт ветераннарына аерым игътибар бирелде. Районның үзешчән сәнгать осталары, балалар коллективлары һәм Казан артистларының чыгышы чара кунакларына матур бүләк булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International