Бүген Казан шәһәренең «Корстон» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек хезмәткәрләре көненә багышланган чара уза.
Нурлат районы делегациясе район Башлыгы урынбасары Линар Маняпов җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чарада катнаша.
Делегация составында районның эре хуҗалыклары җитәкчеләре, фермерлар, шулай ук алдынгы хезмәтчәннәре бар.
Чарада катнашучыларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады.
Республиканың быел югары нәтиҗәләргә ирешкән эре агрохолдинглары арасында ул «АгроИнвест» идарәче компаниясен билгеләп үтте, аның составына Нурлат районының иң уңышлы хуҗалыклары – «Сөләйманов Ә.И» КФХ, «Южная» АФ һәм «Нурлат элеваторы» керә. Ә Әхтәм Исмәгыйль улы Сөләйманов исеме тәҗрибә һәм белемнәр буыннан-буынга тапшырылып килүче танылган фермер династияләре арасында атап үтелде.
Монда ук республика башлыгы иң яхшы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен бүләкләде, алар арасында машина белән сыер саву операторы Любовь Георгиевна Данилова да бар, аңа «Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе» исеме бирелде.
Любовь Данилованың авыл хуҗалыгында стажы 30 елдан артык. Фермага сыер савучы булып эшләргә 19 яшендә килә, хәер, ул чакта ук үзе сайлаган юлның җиңел булмаячагын яхшы белгән инде ул.
– Хәзер инде эшебез күпкә җиңелрәк. Эшкә вахта автобусы йөртә. Якты, чиста бинада эшлибез, чиләк, бидоннарны күтәреп ташырга түгел. Шулай да эшебез җиңелләрдән дип әйтмәс идем, 8 сәгатьлек смена буена аяк өстендә булырга туры килә бит, – ди сыер савучы.
– Әмма эшемне яратып башкарам, коллективыбыз да тату, хезмәт шартларыбыз да яхшы, шуңа авырлыклар турында әллә ни уйламыйбыз. Әлбәттә инде, заманча комплекста эшләү белемнәрне камилләштереп тору, күнекмәләрне арттыруны да таләп итә. Даими рәвештә имтиханнар тапшырып, квалификацияләребезне раслап торабыз.
Бик зур горурлык кичерәм. Безнең гап-гади хезмәтебезне шулай олылаулары өчен зур рәхмәт, – ди ул.