"Дуслык" ("Дружба", "Туслах") район газетасы редакциясендә күп еллар эшләгән Нина Кубасова, халыкара өлкәннәр көне уңаеннан, Татарстан Республикасы Журналистлар берлегеннән котлау открыткасы һәм азык-төлек җыелмасы кабул итте.
Ветеранга бүләкне ТР ЖБның Нурлат бүлеге җитәкчесе, район газетасы баш мөхәррире урынбасары Гүзәл Садыйкова тапшырды.
Ул Нина Ивановнага республика Журналистлар берлеге һәм "ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Нурлат-информ"коллективлары исеменнән җылы теләкләрен җиткерде.
Нина Кубасова гомер буе район газетасы редакциясендә эшләгән. Самара өлкәсенең Шламка авылында туып-үскән, урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, җирле редакциягә машинистка булып эшкә урнашкан, берничә елдан "Дружба" газетасы мөхәррире вазыйфасына күчергәннәр.
55 яшендә лаеклы ялга чыккач, ул тагын өч ел туган коллективына булышкан.
"Ирем ачулана иде, синең помидорлар юкка чыга, ә син эштән китә алмыйсың, дия иде. Ә минем өчен редакциядә эшләүдән дә кадерлерәк әйбер юк иде, - дип елмаеп искә ала Нина Ивановна.
- Корректор бик җаваплы, зур игътибар таләп итә торган вазифа төнгә кадәр дә тоткарландым. Ул чакта типографиядә басма кулдан җыела иде, шуңа күрә хаталарны да санап бетерерлек түгел иде. Газета полосалары мөхәррирләр кулына эләккәнче, аларны укырга һәм бер генә тапкыр гына да түгел укып чыгарга туры килә иде".
Нина Кубасовага бүген 86 яшь. Олы яшьтә булуына карамастан, бүген дә ул күтәренке кәеф һәм уңай караш белән көн итә.
"Хәзер туган газетабыз коллективыннан да якынрак беркемем дә калмады инде, бүләкләр һәм игътибар өчен зур рәхмәт", - диде ул саубуллашканда.