Нурлатта эшмәкәрлекне үстерү буенча Совет утырышы узды

2021 елның 7 октябре, пәнҗешәмбе

Район башлыгы урынбасары Линар Маняпов җитәкчелегендә «Киләчәк» иҗат үзәгендә районның кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары белән очрашу узды.

Көн тәртибендә район эшмәкәрләре эшчәнлегенә кагылышлы актуаль мәсьәләләр каралды.

 

Нурлат районының Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары турында мәгълүмат белән район башкарма комитетының икътисад бүлеге әйдәп баручы белгече Анна Җамалиева таныштырды.

Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды ярдәм  чаралары турында аның төбәк вәкиле Данис Айнуллов сөйләде.

Кече һәм урта бизнес өлкәсендә нурлатлылар арасында вакцинация үткәрү мөһимлеге хакында Роспотребнадзорның территориаль бүлеге начальнигы Гүзәл Әхмәтҗанова сөйләде.

ТР Президенты каршындагы эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең Нурлат районы буенча җәмәгать вәкиле Альбина Шабаева маркетплейсларның электрон мәйданчыкларында теркәлү һәм эшләү турында сөйләде. Нурлат районы Кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе рәисе Сергей Смирнов эшмәкәрлек өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр һәм проблемалар турында сөйләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International