Нурлатта узган вакансияләр ярминкәсендә 30га якын предприятие эш тәкъдим итте

2021 елның 7 октябре, пәнҗешәмбе

Чираттагы вакансияләр ярминкәсендә нурлатлыларга 20 оешма-предприятие эш урыннары тәкъдим итте. Нурлат шәһәре халкының мәшгульлеге үзәге өлкәннәр декадасы уңаеннан бу юлы ярминкәгә, башлыча, пенсия алды яшендәге эш эзләүчеләрне чакырган иде. Чарага килгән 70ләп кешенең 58е нәкъ менә алар булды. Аларның даими эш урыннарын югалту сәбәпләре төрле. Мисал өчен, шәһәрле Розалия Әбҗаппарова хезмәт куя торган кибет ябылган, Фомадан Хәлимә Шаһапова кыскартуга эләккән. Фәрит Гобәйдуллин исә сәламәтлеге сәбәбе белән Камчаткадагы эшен ташлап кайтырга мәҗбүр булган.

 – Минем һөнәрем диңгез белән бәйле иде, Нурлатта үз белгечлегемә туры килә торган эш табармын, дип уйламыйм. Шуңа җирле хезмәт базары тәкъдим итә торган вакансияләр белән танышкач, котельня операторына укып, шундый эшкә урнашырга карар иттем, – дип үз фикерләре белән уртаклашты ул. Вакансияләр ярминкәсендә эш эзләүчеләргә киңкырлы белгечлекләр тәкъдим ителгән иде. Әйтик, шәһәрнең 8нче мәктәбенә – укытучылар, Нурлат районы үзәк хастаханәсенә – табиблар һәм фельдшерлар, “Эталон” идарәче компаниясенә буяучылар, слесарь, ишегалды себерүче кирәк...

– Вакансияләр ярминкәсенең файдасын күрәбез: гадәттә, мөрәҗәгать итүчеләр, эшкә урнашучылар шактый була. Шуңа һәрвакыт катнашырга тырышабыз, – диде “Нурлат сөте” оешмасының кадрлар бүлеге начальнигы Галина Сухарева.

 – Хәзерге вакытта без “Газель” һәм сөт машинасына йөртүчеләр, йөкче эзлибез. Нурлатлылар шәһәр Мәдәният сарае фойесында урнашкан һәр эш бирүченең өстәле янында озаклап тукталып, ирекле вакансияләр, хезмәт шартлары белән җентекләп таныштылар. Бу юлы ярминкәдә Яр Чаллы шәһәренең “КамАЗ” составындагы металл кою, ремонт-инструменталь заводлары һәм логистика үзәгенә таләп ителгән күпсанлы белгечлекләр буенча да тулы мәгълүмат җиткерелде.

 – Чарага килүчеләр мәшгульлек үзәгенең вакансияләр банкындагы 270 эш урыны белән дә таныша алдылар, – диде үзәк директоры Радик Гыйниятуллин.

– Болардан тыш, эш эзләүчеләргә һөнәри белем бирү һәм ориентлашу, социаль тернәкләндерү, психологик ярдәм күрсәтү кебек мәшгульлек үзәгенең башка хезмәтләре дә тәкъдим ителде. Өстәмә белем алу мөмкинлеге нурлатлы Екатерина Иванованы да кызыксындырды. Моңа кадәр ул Ульян өлкәсенең Инза шәһәрендә юридик дисциплиналар укытучысы булып эшләгән. Туган шәһәренә кайткач, биредә белеме буенча эш тапмаган, хәзерге вакытта мәшгульлек үзәгендә эшсезлек буенча исәптә торучы 260 кешенең берсе. “Замана таләпләре буенча үзгәрергә, яңа белемнәр үзләштерергә туры килә. Эшсез торып булмый бит”, – дип белдерде ул үз фикерен бу җәһәттән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International