Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе 2021 елның 20 октябрендә "Ачык ишекләр көне" үткәрә

2021 елның 7 октябре, пәнҗешәмбе

Чара, үз эшчәнлекләре турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында, эшкуарлар өчен бердәм «Ачык ишекләр» көнен уздыру кысаларында узачак.

Нурлат районының территориаль бүлегендә консультацияләр 2021 елның 20 октябрендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Нурлат шәһәре, Школьная урамы, 10 нчы йорт адресы буенча консультация алу өчен телефон: 2-08-83, 2-19-71

Бердәм "Ачык ишекләр" көненең максаты-идарә компетенциясе кысаларында эшкуарларга түләүсез консультацион ярдәм күрсәтү.

Консультациягә язылган эшмәкәрләргә территориаль бүлеккә барып, сулыш органнарын шәхси саклау чараларын - битлек, респираторларны кулланырга кирәк.

Хөрмәтле эшкуарлар һәм бизнес вәкилләре!

Мәҗбүри таләпләрне белү-хокук бозуларны булдырмас өчен иң яхшы ысул!

Без сезне бердәм «Ачык ишекләр» көнендә консультацияләргә чакырабыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International