Шәһәрнең 3нче мәктәбендә укучылар өчен һөнәри юнәлеш бирүче чара үткәрделәр

2021 елның 7 октябре, пәнҗешәмбе

Тугызынчы сыйныф укучылары белән очрашуга районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең өлкән инспекторы Әлмарис Талиповны чакырдылар.

Нурлат шәһәренең 3нче мәктәбендә 9А сыйныфының ата-аналар комитеты сыйныф җитәкчесе Зәйтүнә Усман кызы Садыйкова белән берлектә балалар өчен «Һөнәрләр дөньясы һәм синең урының" дигән темага чираттагы лекция оештырдылар. Бу юлы укучылар коткаручы һәм районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең өлкән инспекторы Әлмарис Талиповның һөнәре турында җентекләп белделәр.

Гомумән, мәктәптә өлкән сыйныф укучылары өчен төрле һөнәрләр турында лекцияләр үткәрелә. Чөнки һөнәр сайлау-кешенең алдагы тормышын билгели торган мөһим карарларының берсе.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International