12 октябрьдә ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитеты Нурлатта гражданнарны күчмә кабул итү үткәрә.
Коммуналь хезмәтләргә бәяләр һәм тарифлар билгеләү буенча нурлатлыларның сорауларына Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова җавап бирәчәк. Күчмә кабул итү шәһәр Мәдәният сараенда (Мәктәп ур., 3) 14.00 сәгатьтә була. Язылу өчен телефон: 2-00-06.