2021 елның 4 октябреннән 15 октябренә кадәр 73 ПСЧ саклана торган объектларда янгын баскычларын, кешеләрне янгын вакытында биналардан һәм корылмалардан эвакуацияләү өчен билгеләнгән тышкы яктагы ачык баскычларны, биналарның һәм корылмаларның түбәләрендә (катламнарында) коймаларны максатчан тикшерү бара.
“Тикшерү барышында янгын баскычларының, тышкы ачык баскычларның проект чишелешләренә, 5 елга бер тапкыр янгын баскычларының, тышкы ачык баскычларның эксплуатация сынауларын үткәрүгә аерым игътибар биреләчәк", - дип сөйләде 73 ПСЧ инспекторы Лилия Шәкүрова.