«Безнең ишегалды» республика программасы буенча 2021 елга планлаштырылган 16 йорт яны мәйданнарының берсе файдалануга тапшырылды.
“Безнең ишегалды” программасы кысаларында чираттагы ишегалды шикәрчеләр микрорайонында ачылды. Ул биш йортны – Владимир Медведский урамындагы 2, 4 һәм Завод урамындагы 22, 24, 26нчы йортларны берләштерә. Кыска гына вакыт эчендә ишегалды бик зур үзгәрешләр кичергән: тротуарлар ясалган, балалар мәйданчыгы, ял зонасы булдырылган, яшелләндерү өчен территорияләр калдырылган. Аны ачу тантанасы шәһәр Советы рәисе урынбасары Владимир Кашкаров катнашында зур бәйрәм булып узды, биредә үк әлеге йортларда яшәүче иң актив кешеләрне дә бүләкләделәр. Аниматорлар катнашындагы күңел ачу программасы балаларның күңелләренә аеруча хуш килде, чарага әти-әниләре, әби-бабалары да актив кушылды. Кунакларны исә хуш исле самавыр чәе белән сыйладылар