Мәскәүдә «Минем горурлыгым. Минем илем. Минем кече ватаным" Бөтенроссия яшьләр форумына йомгаклар ясалды

2021 елның 4 октябре, дүшәмбе

3нче мәктәп укучысы Ольга Фадеева “Минем горурлыгым. Минем илем. Минем кече Ватаным” Бөтенроссия яшьләр форумы финалисты булды. Ул анда өлкән буын вәкилләренә багышланган “Һәрчак янәшә” социаль проекты белән катнашты. Аңа нәтиҗәләрне күптән түгел Мәскәү шәһәрендә “Минем илем – минем Россия” Бөтенроссия бәйгесе катнашучылары арасында ясадылар. Әлеге бәйге – “Мәгариф” илкүләм проектының “Социальные лифты для каждого” федераль проекты кысаларындагы “Россия – мөмкинлекләр иле” президент платформасы проектларының берсе. Шунысын да әйтик, “Минем илем – минем Россия” бәйгесе 2021 елда Россиядә Фән һәм технология елының төп чаралары планына да кертелде. Проектның 18нче сезонында илебезнең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән дә 90 меңнән артыграк кеше катнашкан. 29 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр РФның Фән һәм югары белем министрлыгы теләктәшлеге белән Мәскәүдә үткәрелгән көндезге тур финалистлары арасында исә 3нче мәктәп укучысы Ольга Фадеева да бар иде. Ул “Киләчәк” иҗат үзәгендә “Яшь эзләнүче” түгәрәк берләшмәсендә Татьяна Фадеева кул астында шөгыльләнә. Жюри Ольга Фадееваның “Һәрчак янәшә” социаль проектын сайлап алган. Әлеге проект пандемия чорында өлкән яшьтәгеләрнең ялгызлык һәм хафалану проблемасын хәл итүгә юнәлдерелгән. Аларны хәл итү өчен исә ул торак пунктларда тату күршеләр һәм волонтерлар хезмәте булдырырга тәкъдим итә. ТОС активистлары, күршеләр, битараф булмаган балалар һәм яшьләрдән торган әлеге берләшмәләр өлкәннәргә көнкүрешкә, мәгълүмат алу һәм аралашуга кагылышлы сорауларны хәл итәргә булышырга тиеш. Ольга шулай ук Өлкәннәр декадасының бер көнен ялгыз пенсионерларга ярдәм көне итеп билгеләргә дип тәкъдим иткән, аның логотибын һәм волонтерлар өчен белешмәлеген дә әзерләгән иде. Конкурс сайлап алуы нәтиҗәләре буенча ул Бөтенроссия бәйгесе лауреаты булды һәм киләсе елда әлеге платформада катнашырга чакыру алды. Яшь катнашучы әйтүенчә, аңа экспертларның объектив карашта булулары һәм бай мәдәни программа ошаган.

– Иң мөһиме – җитди сайлап алулар аша үз идеяләреңнең актуальлеген һәм әһәмиятен исбатлап, җиңүче итеп танылу. Әлеге идеяләр төбәгебез, илебез һәм кече Ватаныбызның үсешенә мөһим өлеш кертә алыр иде, – дип билгеләп үтте Ольга Фадеева.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International