Турнирда авыл мәктәбе командалары һәм Самара өлкәсеннән килгән кунаклар очрашты.
Нурлат районының Чулпан авылында «Чикләрсез спорт» партия проекты кысаларында мини-футбол буенча турнир узды. Турнирда авыл мәктәбе командасы, шулай ук Самара өлкәсенең Максимкино авылы егетләре катнашты.
Матч кызыклы һәм файдалы булды, балалар бик күп уңай эмоцияләр һәм энергия заряды алды. Нәтиҗәдә, хуҗалар җиңү яулады.
Катнашучыларга «Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе исеменнән грамоталар тапшырылды. «Чикләрсез спорт» партия проекты координаторы Расих Сәмигуллин яшь футболчыларга истәлекле бүләкләр тапшырды.