Гыйнвар аенда шәһәр Мәдният сараенда төрле мәдәни чаралар узачак.
Татарстан Республикасы Президенты карары нигезендә республиканың яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы тарафыннан 2018-2019 елларда Муса Җәлил исемендәге республика премиясе бирү буенча конкурска заявкалар кабул ителә.
Кичә, 8 гыйнвар көнне, Иске Чаллы авыл китапханәсендә традицион бәйрәм утырмалары үтте.
Татарстанда мини-фермалар төзелешенә дәүләт ярдәме күрсәтелү иң популярлардан санала. 2016-2018 елларда районда әлеге программа ярдәме белән 41 мини-ферма төзелгән.
6 гыйнвар көнне Нурлат чаңгычылары Яшел Үзәндә Яшел Үзән районы башлыгы призларына кичке “Йолдызлы” чаңгы ярышларында катнаштылар. Анда Вячеслав Янилкин – икенче, Радик Ибраһимов өченче урыннарга чыктылар.
Нурлатның шашка-шахмат клубында рус шашкасы буенча район чемпионаты төгәлләнде. Быел анда Шәриф Гафуров чемпион булып калды, икенче урында - Олег Павлов, өченчедә - Сергей Зайцев.
Шул көннәрдә районның шашка-шахматчылар клубында 36нчы район чемпионаты тәмамланды. Быел чемпионатта Ринат Миннебаев җиңүче булды.
Нурлат аграр техникумы студентлары «WorldSkills» эшче һөнәрләр чемпионатында актив катнашалар. Бу көннәрдә Гадел Галиуллин белән Илгиз Маняпов илкүләм һәм Татарстан җыелма командалары составында җитди ярышларга әзерләнәләр.
Узган елда район авылларында яшәүчеләрдән 2604550 сум үзара салым акчасы җыелган. Әлеге средстволар авыл җирлекләрен төзекләндерүгә юнәлдерелгән.
Бүген Биляр Озеро авылы мәдәният йортында авыл балалары өчен Раштуа чыршысы үткәрделәр. Балалар өчен театрлаштырылган тамаша, уеннар һәм бүләкләр әзерләнгән иде.