Биккол авыл җирлеге 2018 елда халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итү өлкәсендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлегенең иң яхшы үзидарә органына бәйгедә өченче урын яулады.
Нурлат районы 2017 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының “Иң төзек торак пункты” республика бәйгесендә катнашып, яхшы уңышларга иреште.
Татарстанда “Батырлыкка 30 ел, Хәтергә 30 ел” иҗади бәйгесе игълан ителде. Ул совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулуга багышлана.
Бүген район башлыгы Алмаз Әхмәтшин үткәргән гомумшәһәр планеркасында район һәм шәһәр тормышына кагылышлы мөһим мәсьәләләр турында сөйләштеләр. Анда шәһәр оешма-предприятиеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Бүген район башлыгы Алмаз Әхмәтшин 30 декабрь көнне чыккан янгында пенсионер ханымны янгыннан саклап калган студент егетләр Динар Ханиев белән Нияз Вәлиуллинга Рәхмәт хатлары һәм акчалата бүләкләр тапшырды.
Узган елда Нурлат благочиниесе башлангыч биргән яңа ел традициясе быел да районның православие приходлары каршындагы якшәмбе мәктәпләренә йөрүчеләр өчен бәйрәм чарасында дәвам тапты.
Кичә Халыклар дуслыгы йортында үткән бәйрәм чарасында “Күңелле Яңа ел” карнавал костюмнары һәм “Этноуенчык” чыршы уенчыклары бәйгеләренә йомгак ясадылар.
Кичә Биляр Озеро авыл китапханәсендә “Павел Бажов хикәятләре сандыгы” дип аталган әдәби кичә үтте.
Нурлат районында 3 муниципаль бюджет учреждениесе эшчәнлек алып бара.
5 гыйнвар көнне “Спорт” паркында костюмлаштырылган кичә үтте.