ЯҢАЛЫКЛАР


21
гыйнвар, 2019 ел
дүшәмбе

Шимбә көнне “Нурлат-информ” Казандагы Нурлат якташлар җәмгыяте ярдәме белән Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрына сәяхәт оештырды.

Серафим Саровский приходының якшәмбе мәктәбенә йөрүчеләр кичә традицион “Вифлеем йолдызы эзеннән” дип аталган Рашута фестивалендә катнаштылар.

Шул көннәрдә “Чияле Алан” ял базасы территориясендә “Кыш бабай” призларына хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында “Татнефть” Спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышлары үтте.

2019 елның 16 февралендә Болгар музей-тыюлыгы “Үткәннәргә сәяхәт” җәмгыяте белән берлектә “Кыш батыр” кышкы фестивале үткәрә.


20
гыйнвар, 2019 ел
якшәмбе

Бу көннәрдә һава торышы бозылуы көтелә. 

23нче гыйнвардан 31енә кадәр 73нче янгын часте сагы астындагы объектларда янгын куркынычсызлыгы буенча оештыру-билгеләү документларын, мәгълүмат билгеләрен һәм күрсәткечләрен тикшерү башлана.

Җырларда халык җаны яши, диләр. Сәләнгеш авылы Мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Рябинушка” ансамбле әгъзаларын нәкъ менә җырга мәхәббәтләре берләштерә.


19
гыйнвар, 2019 ел
шимбә

Халык белән чираттагы очрашу бүген Түбән Нурлат микрорайонында Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин җитәкчелегендә үтте

Кичә, 18 гыйнвар көнне, мәгариф идарәсе шәһәрнең 1нче мәктәбе базасында башлангыч сыйныф укучылары өчен Яшь шахматчылар турниры үткәрде.

Бүген Кизләү авылында авыл мәктәпләре арасында хоккей турниры үтте. Турнирда Фома, Чулпан, Кизләү, Киекле һәм Яңа Иглай мәктәпләре командалары катнашты. Нәтиҗәдә, хуҗалар беренче урынга чыкты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International