Бүген патриотик тәрбия айлыгы кысаларында Нурлат гимназиясе базасында Нурлат ДОСААФы ярдәмендә 8-10 сыйныф укучылары арасында пневматик мылтыктан ату буенча ярышлар уза.
Безнең районда ветераннарны, тыл хезмәтчәннәрен гомер бәйрәмнәре белән котлаулар матур традициягә әйләнде.
Нурлатның танылган чаңгычысы, СССРның спорт мастеры, Нурлат җылылык челтәрләре вәкиле Радик Ибраһимов Самарада узган “Россия чаңгы юллары“ Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышларында катнашты һәм үз яшь категориясендә 10 километрлы дистанциядә чемпион исеменә лаек булды.
Узган атнада Нурлат ДОСААФы шәһәрнең 2нче урта мәктәбе белән берлектә 5-11 сыйныф укучылары өчен сафта җырлап йөрү смотры үткәрде. Чарада 400 укучы катнашты.
Халыклар дуслыгы йорты методисты, “Мәдәни үсеш үзәге“ МБУсы профсоюзының яшьләр советы әгъзасы Джулия Максюткина Екатеринбургта узган семинарда катнашып кайтты.
Район икътисадына соңгы елларда элеккегечә үк кулланучылар базары актив йогынты ясый. Түмәрләп сату, түләүле хезмәтләр һәм җәмәгать туклануы предприятиеләре хезмәтләре арта.
Бүген, 10 февральдә, “Ледок“ боз сараенда 2008-2009 елгы яшүсмерләр арасында Анатолий Тарасов исемендәгн “Алтын алка“ яшь хоккейчылар клубы Бөтенроссия ярышларының республика финалын ябу тантанасы узды. Анда район башлыгы урынбасары Иьяс Әхмәтҗанов, «Татарстан – яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең сәяси советы рәисе Алсу Тарханова, “Алтын аока“ клубының төбәк рәисе, баш хөкемдар Михаил Бойңов, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Эльмира Шагаева, “Татарстан – яңа гасыр“ республика иҗтимагый җәмгыятенең Нурлат территориаль бүлекчәсе вәкиле Дамир Ишкинеев һәм башка рәсми затлар катнашты.
Районда шәхси ярдәмче хуҗалыклар үсешенә аеруча зур игътибар бирелә.
Районда мөгезле эре терлек арту буенча уңай динамика күзәтелә. 2017 елда ул 2239, 2018 елда – 2287 баш, шул исәптән савым сыерлары 30гарткан. 936дан 966 башка кадәр җиткән. Мондый уңай динамика сөт җитештерүгә уңай йогынты ясаган. Узган ел 2017 елга караганда 95 тонна артык сөт савылган.
Нурлат гимназиясенең 9нчы сыйныф укучысы Дарья Воронцова татар теле буенча республика олимпиадасы җиңүчесе булды.