ЯҢАЛЫКЛАР


6
май, 2019 ел
дүшәмбе

24 апрельдә Нурлат районында узган белем бирү учреждениеләренә планлы күчмә тикшерүләргә йомгак ясау буенча киңәшмә үтте.

7 майда Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе Җиңү көне уңаеннан Бөек Ватан сугышы ветераннарына пенсия тәэминаты буенча кайнар линия ача.

5 майда Молдова Республикасының Гагаузиядәге Чадыр-Лунга шәһәрендә Хедерлез бәйрәме билгеләп үтелде. Анда нурлатлылар да катнашты.

Бүген, 5 майда, Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каташында тантаналы чара уза. Анда район башлыгы Алмаз Әхмәтшин җитәкчелегендә нурлатлылар да катнаша.

Пенсия алды яшендәгеләр үз хокукларын белергә тиешләр.

7 май көнне 14.00дә район башкарма комитетында балигъ булмаган балалары булган гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү буенча гражданнарны Бердәм кабул итү көне узачак.


5
май, 2019 ел
якшәмбе

ТР Президенты Карары белән “Нурлатгаз” ЭПУсы начальнигы Рәшит Әхмәтҗанович Хәсәновка “Татарстан Республикасының атказанган газчысы” дигән мактаулы исем бирелде.

Уку елы башында 2078 башлангыч сыйныф укучысына мәдәни көндәлекләр өләшкәннәр иде, алар көндәлекләрен ел дәвамында тутырып бардылар һәм хәзер махсус комиссиягә тикшерүгә тапшырдылар.

Бу көннәрдә “Идел” Яшьләр үзәгендә яшьләр форумы уза. Анда Нурлаттан Ленар Әһлиуллин белән Дмитрий Алипов катнашалар.

Бу көннәрдә Казанда узган Бөтендөнья Казан марафонында 20 кешедән артыграк спортчыны берләштергән команда белән нурлатлылар да катнашып кайтты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International