ЯҢАЛЫКЛАР


17
май, 2019 ел
җомга

Кичә, 16 майда, Чирмешәндә медицина хезмәткәрләре “Сәламәтлек-2019” спартакиадасының зона этабы узды. Анда Нурлат район үзәк хастаханәсе командасы призер булды.

Бүген “Нурлат-информ” һәм Балалар сәнгать мәктәбе вәкилләре Рушат Җәлалов белән Екатерина Жемкова «Культура – FEST-2019» яшьләр форумында катнашалар.

Кичә Халыклар дуслыгы йортында «55+» кызыксынулар клубы катнашучылары бәйрәмнәр турында тематик фикер алышуларны дәвам иттерделәр.

Узган атнада Нурлатның Серафим Саровский храмы приходы ТР Икътисад министрлыгының грантлар конкурсында җиңү яулаган иде. Әлеге акчаларга тегү классы җиһазландырылды.

Нурлат районында 2019 елның 15 маеннан 1 июненә кадәр “Игътибар – балалар!” профилактик чарасының 1 этабы үтә. Ул балалар арасында юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалауга юнәлтелгән.


16
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Иртәгә, 17 майда, 17.30да Г.Кариев урамындагы яңа мәчет ачылачак.

Бүген, 16 майда, Красномайский поселогында яшәүче тыл хезмәтчәне Елизавета Матвеевна Давыдова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Бүген, 16 майда, 9нчы мәктәптә “Театраль Идел буе” фестиваленең муниципаль этабы уза.

Бүген, 16 майда, Нурлат районына “Ватаным Татарстан” газетасы журналистлары килде.

Шул көннәрдә Нурлат педагоглары тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләрнең һөнәри осталык конкурсында уңышлы чыгыш ясадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International