Нурлатта Ураза бәйрәме вәгазе 6.30да, Гает намазы 7.00дә үтәчәк. Ә авыл мәчетләрендә бәйрәм намазлары кояш чыгып 30 минут үткәннән соң яки мәхәллә халкы карары белән билгеләнгән вакытта укыла.
РФ Хезмәт кодексының 112 маддәсе нигезендә 12 июнь – Россия көне эшләми торган ял көне булып исәпләнә. Шулай ук 4 июньдә Ураза гаете уңаеннан да татарстанлылар ял итәчәк.
3 июньнән 28енә кадәр Нурлат районының Гостехнадзор бүлеге “Трактор-таккыч” профилактик операциясе үткәрә.
Бүген якташлары һәм туганнары авторның 100 еллыгына багышланган тантаналы чарада язучы, Бөек Ватан сугышында катнашкан Федор Савгачевның тормыш һәм иҗат юлыннан иң якты сәхифәләрне барладылар.
Бүген, Халыкара балаларны яклау көнендә, “Спорт” паркында Балачак бәйрәменә багышланган якты һәм мавыктыргыч чара үтте.
Кичә, 31 майда, ТР ДОСААФының Нурлат оешмасы 4нче разрядлы шәхси сакчыларны һөнәри әзерләү буенча беренче ике төркемен чыгарды.
Кичә, 31 майда, Бикүле мәктәбендә “СМС-балалар” республика наркотикларга каршы проекты кысаларында “Тәмәкесез яшибез” акциясе узды.
Бүген, 1 июньдә, “Спорт” паркында Балачак бәйрәме 10.00дә башланып китәчәк.
“Интернетка рәхмәт-2019” Пенсионерларның компьютер грамоталылыгы өлкәсендә шәхси казанышлары V Бөтенроссия конкурсына эшләр кабул ителә башлады.
Бүген, 31 майда, Нурлатның “Спорт” паркы массакүләм ГТО нормативлары тапшыру мәйданчыгына әверелде.