Бүген “Грани” мәдәни күңел ачу үзәгендә Булат Мирзагалимов белән Дамир Мөхәммәтҗанов Нурлат яшьләре өчен мастер-класс үткәрделәр.
Кәкре Атауда кош-корт үстерүгә аеруча зур игътибар бирәләр. Сәгыйровлар гаиләсендә дә 50шәр баш каз һәм үрдәк үсә быел.
Бу ял көннәрендә Яңа Чишмә районында үткән чуваш халык иҗатының “Уйнагыз, гармуннар” фестиваль-бәйгесе үтте. Анда Нурлат гармунчылары да катнашты.
Поселокта яшәүчеләр яшьләрнең өмәгә чакыруына сүз белән түгел, эш белән кушылдылар.
Шул көннәрдә Нурлат районында “Бердәм Россия”нең мобиль кабул итүе эшләде. Көн дәвамында 15ләп гражданнан 20ләп наказ кабул ителде.
“Шәһәрнең мәдәни мохиты” проекты кысаларында күңелле ишегалды уеннары дәвам итә. Шимбә көнне оештыручылар Кариев һәм Халиков урамнарында яшәүчеләр өчен бәйрәм оештырдылар.
29 августта Нурлат районара тикшерү бүлеге бинасында Татарстан Республикасы буенча Тикшерү комитеты җитәкчесе урынбасары, юстиция полковнигы И.Г.Мәссалимов кабул итү үткәрәчәк.
Кичә Казан Кремлендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кабул итү үткәрде. Анда Якты Күлдән Илсур һәм Дания Абдуллиннар гаиләсе дә катнашты.
Бу көннәрдә Нурлат шикәр заводында яңа сезонга соңгы әзерлек эшләре бара.
Аксумлалы Владимир Туймышев – “Өлкән буын” федераль проектының “Демография” илкүләм проекты кысаларында өстәмә һөнәр алучыларның берсе.