ЯҢАЛЫКЛАР


8
сентябрь, 2019 ел
якшәмбе

“Сөләйманов Ә.И.” КФХсының өлкән пешекчесе Гөлшат Закирова туган авылы Кәкре Атаудагы сайлау участогына ике бурыч буенча килде. Беренчесе һәм иң мөһиме, әлбәттә инде, тавыш биреп, үз гражданлык бурычын үтәү булды. Бюллетеньне урнага салу белән исә авыл мәдәният йорт җитәкчесе янына ашыкты. Күпбалалы әни һәм җаваплы гражданин булуы өстенә бик матур итеп җырлый да икән әле ул һәм чараларның концерт өлешен ачып, авылдашларын матур җырлары белән сөендерде. Ә бу көнне Кәкре Атауда күптөрле чаралар планлаштырылган иле: кече Сабантуй да, бәйгеләр дә үткәрделәр, сайлаучыларны чәй белән дә сыйладылар.

Кәкре Атаудагы сайлау участогында беренче сайлаучылар өчен Кәкре Атау авыл мәдәният йорты да бүләкләр әзерләгән. Мәдәният йорты режиссеры Фәүзия Кәлимуллина бүләк иткән авыл күренеше төшерелгән магнитлы рәсемнәр аларга бу мөһим көн турында озак вакытлар хәтерләтеп торачак әле.

Авылның имам-хатыйбы участокка беренче булып килә. Бу юлы да имам-хатыйб Мөнир Хәлиуллин 2349нчы сайлау участогына килгәндә 7 дә тулмаган иде әле. Бюллетень алганчы ул илгә-көнгә иминлек теләп дога укыды. Беренче сайлаучы буларак сайлау участогы рәисе Нурания Галәветдинова бүләк тә бирде әле үзенә.

– Безнең участокта 355 сайлаучы, – диде ул. – Шуларның 4се беренче тапкыр тавыш бирә, өчесе – өйдә. Моннан тыш, берничә кеше яшәү урыны буенча тавыш бирәчәк, бу – студентлар һәм бүгенге көндә стационарда дәваланучылар.

Кәкре Атау Мәдәният йорты режиссеры Фәүзия Кәлимуллина бу өтнне йокламаган да диярлек.


7
сентябрь, 2019 ел
шимбә

Өлкән буын кешеләргә үзгә игътибар булуын “Демография” илкүләм проекты кысаларында алып барыла торган эш тә ачык күрсәтә.

Районда бүгенге көнгә 500дән артык кеше үзмәшгуль буларак теркәлгән.

“Быел шикәр чөгендеренә аерым игътибар булырга тиеш”, – дип хуҗалыклар игенчеләре алдына мөһим бурыч куйган иде инвестор Әхтәм Сөләйманов.

Бу мәкләбезгә теманы районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рәфис Ганиев бирде. “Моңа кадәр кабинага бары икенче аяк киеме белән генә утыручы комбайнчыларны күргәнем юк иде әле”, – диде ул.

Бүген Нурлатта «УК «Татбурнефть» ООО Нурлат бораулау эшләре предприятиесенең 70 еллыгына багышланган футбол турниры үтә.


6
сентябрь, 2019 ел
җомга

Бүген Яр Чаллыда “Имин тәгәрмәч” бәйгесе җиңүчеләрен котладылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International