Сишђмбе кљнне алар районныћ љлкђн сыйныф укучылары џђм район имамнары белђн очрашу њткђрделђр. Сљйлђшњ барышында агымдагы елда РИУ студентларыныћ пилот проектына тукталдылар.
- Без кадрларны ђзерлђргђ риза, - диде Ислам фђннђре факультеты деканы Рамазан Курамшин. – Ђмма алар Россиянећ башка тљбђклђреннђн килеп укучы студентлар тњгел, ђ ќирле белгечлђр булсын иде. РИУ белгечлђрнећ районга визиты университет турында мђгълњмат ќиткерњ белђн дђ бђйле иде.
- Сер тњгел, Россия Ислам Университеты татар студентларына кытлык кичерђ, - диде декан теманы дђвам итеп. – Нурлатка визитыбыз да булачак студентларга белем йортыныћ тљп юнђлешлђрен ќиткерњ.
Ђ Нурлатта ђлеге белем йорты белђн кызыксынучы чыгарылышлар юк тњгел. Ђнђ, шђџђрнећ 8нче урта мђктђбе укучысы Зљлфђт Гомђров мондый мљмкинлекне кулдан ычкындырмаска ќыена:
- Хђзерге заманда югары уку йортлары тњлђњле, - ди Зљлфђт. – Ђ Россия Ислам университетында тњлђмичђ генђ бер дигђн белгечлек њзлђштереп була.
Балачактан дингђ бирелеп њскђн Зљлфђт район књлђмендђ њткђрелњче Корьђн уку бђйгелђрендђ призлы урыннар яулап ќђйге каникуллар чорында Тљркиядђ укып кайтырга да љлгергђн. Шућа да њзе сайлаган юнђлештђн тайпылырга ќыенмый егет. Љстђвенђ, РИУны белгечлђре Татарстан џђм Россиядђ генђ тњгел, чит иллђрдђ дђ соратып алына торган белгечлђр. Гарђп теленећ дљньядагы 22 илдђ кулланылуын да белђ Зљлфђт. Шућа да планнары зурдан аныћ. Уку йорты исђ дини белгечлеклђр белђн беррђттђн, кић спектрлы юнђлешлђрне дђ њз эченђ алган. Мисал љчен, биредђ њзлђштерелђчђк чит теллђр укытучысы, икътисадчы, журналистика белгечлеклђре хђзерге заманда ихтыяќлы џљнђрлђр дип белђм.
Залда утырган район имамнары РИУ белгечлђре белђн очрашуны њзлђре љчен бик файдалы дип тапты.
- Россия Ислам Университеты – ул бит ђле Корьђн-хафизлар ђзерлђњ њзђге дђ, - ди район мљхтђсибе урынбасары Усман хђзрђт.- Ђ бу мљселманнар арасындагы ић зур проблемаларныћ берсен хђл итђргђ ярдђм итђчђк. Сер тњгел, бњгенге кљндђ Коръђнне яттан белеп, аны комментариялђњче кешелђр бик аз. Џђр мљселман ќђмгыятендђ Коръђн-хафиз булырга тиеш.
- Бер вузда ике юнђлешне алып бару бер дигђн мљмкинлек, - ди район мљхтђсибе Айрат хђзрђт Ђюпов. – Мљмкинлеклђр районда да ќитђрлек. Ђмма алардан ата-аналар файдалана белми. Соћгы вакытта бу проблема белђн књзгђ-књз очрашкаладык. Ќђйге каникуллар чорында “Заречный” сђламђтлђндерњ лагере базасында 60 урынга 21 кљнлек мљселман сменасы ачар љчен књпме министрлыкларны узарга туры килде. Ђдђбият, тарихны белњче белгечлђр чакырттык. Ђмма књп ата-аналар балаларын ђлеге сменага ќибђрергђ ашкынып тормый.
Каршылыкларга очрасалар да район мљхтђсибђте ирешелгђннђрдђ туктап калырга ќыенмый. Алда планнар бихисап: мђдрђсђ, Кизлђњ авылында мђгърифђт њзђге ачу џђм башкалар.