Ђлеге сораулар белђн књзђтчелек эшчђнлеге бњлекчђсе љлкђн инспекторы Ђлмђрис Талиповка мљрђќђгать иттек.
- Ђлегђ шђџђр базарларын тикшерергђ дигђн планнан тыш књрсђтмђлђр бирелмђде, - ди љлкђн инспектор. - “Юниор” универсаль базарында чираттагы тикшерњ узган елныћ октябрендђ булды. Аныћ нђтиќђлђреннђн књренгђнчђ, биредђ янгын куркынычсызлыгы буенча бар да тђртиптђ - автоматик янгын сигнализациясе урнаштырылган, видеокњзђтњ оештырылган, су белђн тђэмин итњ бар, янгын сњндерњ чаралары тљзек. Базарда узган ќђйдђ генђ ясалган ремонт куркынычсызлык кагыйдђлђрен џђм талђплђрен истђ тотып башкарылды. Ђ менђ яћа ачылган “Њзђк” базарында тикшерњлђр булганы юк ђле. Закон буенча, без аны ачылып љч ел њткђч кенђ яисђ планнан тыш тикшерњгђ књрсђтмђлђр алсак кына тикшерђ алабыз. Џђрхђлдђ, Яћа Тура фаќигасе безгђ дђ, базар ќитђкчелђренђ џђм сатучыларныћ њзлђренђ дђ янгынга каршы мђсьђлђгђ бик ќаваплы карауны йљкли.