. Анда Ринат Миннебаев секциясенә йөрүче укучы кызлар, хатын-кызлар һәм теләкләре булган башка гүзәл затлар көч сынашты. Мисал өчен, Галия Мөхтәсимованың шахматны җүнләп инде утыз еллап уйнаганы булмаган икән. “Заманында 3нче мәктәптә укыганда, физика укытучыбыз Борис Мокеев барыбызда да диярлек шахматка мәхәббәт уяткан иде. Аннан Бикколда укытучы булып эшләгәндә уйнарга туры килде. Бары тик шул чактагы туплаган белемем белән генә катнашам”, – ди Г.Мөхтәсимова. Ә менә Җәмилә Миннегалиева инде ике еллап шахмат секциясенә йөри. Ул исә бөтенләй нульдән башлаган булган. Хатын-кызлар өчен мондый турнир күптән кирәк иде, ди ул. Турнирда укучы кызлар Гөлнур Вәлиуллина, Анастасия Белова һәм башкалар да үз осталыкларын күрсәтә алдылар. Соңыннан җиңүче һәм призерларга райбашкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге әзерләгән бүләкләр, грамота-медальләр тапшырылды.