Җомга көнне Карл Маркс урамында иртәдән үк җанлылык хөкем сөрде. Җәмгыять машинасы тартма-тартма төрле төсләрдәге чәчәк үсентеләрен ташып торды, ә мастер Марина Сульдина җитәкчелегендә 7 хезмәткәр алдагы көнне үк әзерләп калдырылган туфракка чәчәкләрне утырта бардылар.
- Биредә петунияләр бик матур булырдыр. Янәшәдәге түтәлдә бархатцылар белән аралаштырачакбыз, - дия-дия эшләрен дәвам иттеләр җәмгыять хезмәткәрләре. Артларыннан ук су сибү машинасы белән яңа утыртылган үсентеләргә мул итеп суын да сибә бардылар. Шулай итеп, урам күз алдында аллы-гөлле чәчәккә күмелде, боҗралар да яңа төсләрдән балкыды.
Җәмгыть хезмәткәрләре исә алдагы көннәрдә дә бу эшне дәвам итәчәкләр. Бу сезонда шәһәрдә 20 меңгә якын чәчәк утырту күздә тотыла.