«Мин - үз илемнең бер өлеше»: Нурлатта Россия дәүләт флагы көнен билгеләп үттеләр

2021 елның 23 августы, дүшәмбе

Бу бәйрәм көнендә сигез яшь нурлатлыга аларның беренче паспортларын тапшырдылар.

22 августта "Театр" скверында Россия флагы көненә багышланган бәйрәм концерты узды. Оештыручылар нурлатлылар өчен кызыклы һәм күңелле программа әзерләгәннәр, символик атрибутика-триколор төсләрендә тасмалар һәм РФ флаглары тараттылар.

Нурлатлыларны Россия Федерациясе дәүләт флагы көне белән район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нәфыйгина котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International