Нурлатта эш визиты белән РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов булып китте

2021 елның 7 августы, шимбә

Бүген Нурлатка Россия Дәүләт Думасының 28нче номерлы Түбән Кама сайлау округы буенча депутаты Олег Морозов килде.

Сәфәр кысаларында ул «Тулпар» спорт сараенда булды, анда яшь спортчылар белән аралашты, спорт учреждениесе эшчәнлеге белән танышты.

Аның караган киләсе ноктасы «Кондырча» ландшафт паркы булды. Биредә район башлыгы Алмаз Әхмәтшин Олег Викторовичны булачак паркның проекты, объект төзелешенең барышы белән таныштырды.

Депутат визитының төп максаты-халык белән очрашу. Олег Морозовның мобиль кабул итү бүлмәсе шикәрчеләр микрорайонында җәелдерелде. Бирегә шәһәр халкы депутатка үз сорауларын һәм теләкләрен җиткерү өчен килгән иде. Олег Морозовка килгән сораулар төрле иде. Берсен шәһәр микрорайоннарын төзекләндерү этаплары кызыксындырды, берничә нурлатлы төрле түләүләр һәм ташламалар буенча мөрәҗәгать итте, әйләнеч юл төзелеше, йортларны капиталь ремонтлау, федераль грантларда катнашу һ. б. мәсьәләләргә кагылдылар.

"Нурлатлылар белән инде беренче тапкыр гына очрашмыйбыз. Район хакимияте вәкилләренең булуы мәсьәләләрнең бер өлешен урында хәл итәргә ярдәм итте, калганнары эшкә алынды. Мөрәҗәгать иткән һәр кешенең сорауларына, һичшиксез, җавап бирәчәкбез", - дип билгеләп үтте депутат.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International