Кизләү авылында Минхәеровлар һәм Заһретдиновларның яшь гаиләләре тиздән яңа йортларга яшәргә күчәчәк.
Аларга яңа торак төзергә «Авыл ипотекасы» программасы ярдәм итә. Авыл җирлеге башкарма комитеты мәгълүматларына караганда, Минхәеровлар гаиләсендә – 4, Заһретдиновлар гаиләсендә 2 бала үсә.