Нурлатта төзүчеләр көне уңаеннан тантаналы чара узды

2021 елның 6 августы, җомга

Бу якшәмбедә төзүчеләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәк. Әлеге матур дата уңаеннан Нурлат төзүчеләре һәм тармак ветераннары «Театр» скверында котлаулар кабул итте: алар өчен бәйрәм концерты оештырылды.

Аларны район башлыгы Алмаз Әхмәтшин да котлады.

"Төзүче һөнәре – җәмгыятьтә иң хөрмәтле һәм ихтирамлы һөнәрләрнең берсе, – диде ул.

- Бүгенге көндә республикада иң зур төзелеш-монтаж эшләре бара.  Төзүчеләрнең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә шәһәр архитектурасы гына түгел, район халкының тормыш шартларын һәм сыйфатын яхшырту мөмкинлеге дә уңай якка үзгәрә. Төзүчеләр ярдәме белән безнең авыллар, шәһәребез елдан-ел үзгәрә бара».

Алмаз Сәлимович, Нурлатта өй туе еш була, ятим балалар да, яшәү шартлары уңайлы булмаган торакларда яшәгән гаиләләр өчен дә, авылларда һәм Нурлат шәһәрендә төзелеш эшләре зур колач белән бара, дип билгеләп үтте. 2020 елда, әйтик, 1 млрд.800 млн. сумга 149 объект төзелгән һәм ремонтланган. Һәм бу бары тик дәүләт программалары линиясе буенча гына. Быел исә масштаблы ремонт һәм төзелеш эшләре 92 социаль әһәмиятле объектта һәм инфраструктура объектларында дәвам итә. Шул уңайдан Алмаз Сәлимович әлеге данлыклы һөнәр вәкилләренә рәхмәт белдерде.

Һөнәри бәйрәм уңаеннан һәм хезмәттәге уңышлары өчен Алмаз Әхмәтшин тармак бүләкләрен һәм тармак ветераннарына район җитәкчелегенең Мактау грамоталарын тапшырды.

Чарада катнашучыларга район Башкарма комитеты җитәкчесе Рафис Хәмзин да үз теләкләрен җиткерде.

Ә үзәк мәйданда бу вакытта район учреждениеләре коллективлары нурлатлылар өчен күңел ачу чаралары, спорт ярышлары, мастер-класслар оештырды. Шулай итеп, кубик ярдәмендә балалар төзелеш белән бәйле сүзләр җыйды, лего детальләреннән үз хыялларындагы шәһәрне төзеде, табышмакларга җавап бирделәр, кадаклар кактылар. Ә өлкәннәр бу вакытта җирлекара үзәк китапханә оештырган фото - һәм китап күргәзмәләре буенча «Шәһәр буйлап сәяхәт» ясады, шахмат уйнады. Фотозона да шәһәр халкына ошады. Ә район үзешчәннәре нурлатлыларга һәм шәһәр кунакларына үзләренең иң матур концерт номерларын бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International