Нурлатта вакантлы эш урыннары ярминкәсе ярдәмендә 32 нурлатлы эшкә урнашкан

2021 елның 6 августы, җомга

Нурлатта быел 8 нче вакансияләр ярминкәсе узды.

Бу юлы ул тәкъдим ителгән эш урыннарының бай ассортименты белән аерылып торды. Нурлатлыларга тәкъдим ителгән 230 вакансия арасыннан күңелләренә  хуш килердәй эшне сайлап алырга булышу мөмкинлеге бирелде.

Эш эзләүчеләр арасында яшьләр, шулай ук урта һәм пенсия яшендәге кешеләр дә аз түгел иде. Эш бирүчеләр  укытучылар, машина йөртүчеләр, хат ташучыларның вакантлы урыннарын тәкъдим иттеләр. Тикшерүчеләр дә, тавыш операторлары да таләп ителә.

Нурлат шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең әйдәп баручы инспекторы Ләйсән Гайнетдинова сүзләренә караганда, эшче һөнәр ияләре белән аеруча кызыксыну уята. Нурлатка потенциаль хезмәткәрләр эзләп «КАМАЗ», «АвтоВАЗ» һәм Казан дары заводы вәкилләре килде. 

Нәтиҗәдә, вакансияләр ярминкәсе ярдәмендә 32 нурлатлы эшкә урнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International