Нурлат муниципаль районы ГХАТ бүлегендә шушы көннәрдә 200-нче сабый теркәлде.
Туу турында юбилей таныклыгына Вадим ия булды. Малай нурлатлылар Сергей һәм Елена Чупровлар гаиләсендә туган.
ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре бәхетле әти-әнине уллары туу белән котлады һәм аларга бәхетле гаилә тормышы теләде.