Нурлат районы Башкарма комитеты хезмәткәрләре ГТО комплексы нормативларын тапшырды

2021 елның 6 августы, җомга

Бөтенроссия ГТО физкультура-спорт комплексына Нурлат районы Башкарма комитеты хезмәткәрләре дә кушылды.

Чара «Спорт» паркында узды.

ГТО нормаларын тапшыру кысаларында алар спорт мөмкинлекләренең үсеш дәрәҗәсен, чыдамлылыгын, көч һәм сыгылмалылыгын билгеләү буенча мәҗбүри һәм өстәмә сынаулар үтәде. Аерым алганда, тартылу, озынлыкка сикерү, гәүдәне күтәрү буенча нормативлар тапшырды,йөгерүдә үзләренең спорт күнекмәләрен сынап карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International