Нурлат ЮИДлылары - «Дзержинец» лагере профильле сменасы катнашучылары

2021 елның 5 августы, пәнҗешәмбе

Нурлат шәһәренең территориаль идарәсе буенча 50дән артык бала, республиканың 8 районыннан, «Куркынычсыз тәгәрмәч» конкурсының район этапларында җиңүчеләр һәм ЮИД хәрәкәтендә актив катнашучылар кичә «Дзержинец» балалар сәламәтләндерү лагерена җыелды.

Биредә алар өчен профильле смена оештырылган. Сменада катнашучылар арасында Нурлат укучылары да бар, алар-шәһәрнең 9нчы мәктәбе укучылары. Мәктәп яшьләр отряды составында алар «Куркынычсыз тәгәрмәч» район конкурсында берничә тапкыр җиңү яулаган, аның республика финалында да актив катнашканнар.

Лагерьда балаларның сәламәтлеген ныгыту, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәрен тирәнәйтү, Татарстанның башка районнарыннан килгән яшьтәшләре белән танышу мөмкинлеге булачак. Алар өчен кызыклы һәм мавыктыргыч программа эшләнгән.

«Мондый сменаларны инде берничә ел рәттән оештырыла, балаларны юлламалар белән бүләкләү дә матур традициягә әверелде. Алар башка районнардан ЮИД вәкилләре белән тәҗрибә уртаклашалар, төрле чараларда һәм акцияләрдә катнашалар. Аннары алган белемнәре белән үз мәктәбе укучылары белән уртаклашачак”, - дип билгеләп үтте “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" ДБУнең Нурлат шәһәрендәге профилактика бүлеге башлыгы Гөлфия Гыймалтдинова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International