95 яшьлек Нурлатлыга юбилее уңаеннан ил башлыгы Владимир Путиның котлавы килеп иреште

2021 елның 4 августы, чәршәмбе

Нурлатта яшәүче Гыйльмиҗамал Хәйруллина бүген 95-нче туган көнен билгеләп үтә.

Шушы күркәм юбилее белән ул Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшиннан гына түгел, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинннан да котлау алды. Аларны Нурлат шәһәре Советы Рәисе урынбасары Владимир Кашкаров тапшырды. Ул Владимир Путинның котлау открыткасын, җылы теләкләрен җиткерде, Алмаз Әхмәтшин исеменнән чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды.

 

Гыйльмиҗамал Мәрдугалим кызы тумышы белән Кизләү авылыннан. Кияүгә чыккач, Нурлатка килеп төпләнәләр, тормыш иптәше белән бергә 50 ел тату гомер кичерәләр.  

-Мәрхүм ирем белән без лаеклы тормыш кичердек, үз балаларыбызны да шундый итеп тәрбияләдек, – диде юбиляр. Бүген ул улларының һәм кызларының кайгыртучанлыгы белән уратып алынган, күп санлы оныкларының, оныкчыкларының уңышларына куанып яши. Гильмиҗамал Мәрдугалим кызы кунакларга котлаулар һәм бүләкләр өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде, аларга иминлек теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International