Көн саен Урта Камышлы авыл җирлегендә су коену урыннары буенча рейдлар үткәрелә.
«Су коенуны тыя торган өстәмә табличкалар урнаштырабыз», – дип хәбәр итә җирлек башлыгы Валентина Вафина.
Шулай ук районда маневр төркемнәренең Чирмешән ярлары буенча да чыгулары оештырылды.