Кичә Чистайда «Автоледи-2021» республика конкурсының зона этабы узды.
Ярышларда район этапларында җиңүчеләр һәм призерлар катнашты. Барлыгы республиканың 9 районыннан килгән автоледи катнашты. Нурлат районы вәкиле Наталья Львова биредә дә менә дигән нәтиҗә күрсәтте.
Конкурс сынаулары нәтиҗәләре буенча жюри әгъзалары аны абсолют җиңүче дип таныды. Хәзер аңа район данын республика дәрәҗәсендә якларга туры киләчәк. Натальяга уңышлар һәм матур җиңүләр телибез!