Г. С. Хөсәенов исемендәге Нурлат шәһәре стадионында 2006-2007 елгы яшүсмерләр арасында футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең финал уеннары узды.
Мәйданда Нурлатның «Факел» командасыннан тыш, Зәй һәм Кама Тамагының «Кама» футболчылары да очрашты.
Киеренке һәм мавыктыргыч уен нәтиҗәсендә 1 урынны-зәйлеләр, 2 урынны – нурлатлылар, 3 урында-Кама Тамагының «Кама» командасы.