1 августта Миндубаева Мәсхүдә Заһретдин кызы үзенең юбилеен билгеләп үтте.
Бу истәлекле көндә Нурлат районының Колбай-Мораса авылында гомер итүче хезмәт ветеранын Нурлат районы һәм шәһәре башлыгы исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Руслан Морадыймов котлады. Ул юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, бәйрәм букеты һәм истәлекле бүләк тапшырды. Руслан Хәлилович бүләкләр тапшырганда, аңа шулай ук Бөек Ватан сугышы елларында һәм сугыштан соңгы чорда фидакарь хезмәте өчен рәхмәт белдерде.
Мәсхүдә Заһретдин кызы гомер буе Колбай Морасада эшли, сугыш вакытында колхозда төрле эшләргә алына. Ире белән бергә биш бала: 2 кыз һәм 3 ул тәрбияләп үстергәннәр.
Хәзерге вакытта ветеран туган авылында яши, якыннарының күңел җылысын һәм игътибарын тоеп, алар тәрбиясендә яши. Аның гаиләсендә 5 оныгы һәм 3 оныкчыгы да бар, барысы да әбиләре турында яратып кайгырталар.